ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 30 нчы март көнне китапханәче Гөлфия Мөхәмәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Аны үткәрү 1943 елдан бирле матур традициягә әверелгән. Әлеге акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә «Тылсымлы китап иле» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Чара барышында  китапханәче  балаларга китап укуның файдасы турында сөйләп, китап белән эш итү тәртипләрен аңлатты һәм «Китап белән эшләү кагыйдәләре» дип исемләнгән буклетлар таратты. Балалар бик теләп үзләренә ошаган китапларны укырга алдылар.

«Китаплы ГТО» нормаларын теләгән һәркем тапшыра алды. Катнашучыларга ГТОның физкультура нормативы буенча түгел, ә интеллектуаль төре тәкъдим ителде. Чөнки җәмгыятьтә кеше физик яктан көчле генә түгел, акыллы да, белемле һәм укымышлы да булырга тиеш. Конкурсантларның бурычы: бер минут эчендә өзекне тиз һәм аңлаешлы рәвештә кычкырып уку. Бер минут эчендә иң күп сүз укыган кеше җиңүче була. Конкурс барлык яшь категорияләре буенча исәпләнелгән.

27 мартта язучы-прозаик, якташыбыз, СССР язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова премиясе лауреаты Сәйдә Зыялыга 83 яшь тулды. 28 марттан Шәдке  авыл китапханәсендә "Йөгереп кайтам сиңа Шәткемә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Кызыклы китаплар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне  сөендерер дип уйлыйбыз. Һәрбер китапханәгә килүче китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап ала һәм аның белән таныша ала. Балалар белән С.Зыяланың тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе янында әдәбият күзәтү дә узды.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре башлангыч сыйныф балалары өчен журнал яңалыкларына күзәтү үткәрделәр. Балалар журналның тышлыгы журналның йөзе икәнен, анда барлык кирәкле мәгълүмат барлыгын белделәр. Балалар журналлары өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләү, күңел ачу һәм ял итү үсеше өчен кирәклеген ачыкладылар. Балалар журналлардагы танып белү һәм күңел ачу материалларын кызыксынып карадылар, төрле табышмакларны, кыскача сөйләмнәрне, ребусларны чиштеләр, кәгазьдә ясалган рәсемнәрне буядылар.

Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлар җырлап кулъяулыклар чиктеләр, ә икенче өлешендә төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.

Акциянең мәҗбүри шарты - кадрда китап булырга тиеш һәм фотога китапханәдә төшү хуплана!

Ул кирәкле битне истә калдырырга яки тиз табарга ярдәм итеп кенә калмый, ә китапның гомерен дә озайта.

Балалар театрның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, театраль һөнәрләр белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Актерлык осталыгын нәрсәләр тәшкил итүен белделәр: мимика, пластика, тавыш интонациясе, образга керү осталыгы, сәхнә сөйләме һ.б. Әлеге тема буенча китапханә фондында булган китаплар белән таныштылар, әкиятләр буенча бик күп спектакльләр куелуына төшенделәр һәм үзләре дә әкият геройлары булып уйнап карадылар.

Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим. Бу максат белән Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучыларны «В путь — дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгатенә чакырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International