ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тула. Яшь буынны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Баландыш авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Ыргак белән ачык салфеткалар бәйләү дә кул эшләре арасында иң киң таралган бәйләү ысулы булып тора. 26 гыйнварда Алан авыл китапханәсе китапханәчесе, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы йомгак» дип аталган ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.

27 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Незатихающая боль блокады...» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес яшь буында әхлакый һәм патриотик тәрбия формалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Бары тик үткәннәрне хөрмәт белән искә алганда гына чын шәхес, лаеклы гражданин тәрбияләргә була.

Бу көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында балалар «Ленинградның бөек батырлыгы» дигән слайд-презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның 900 көнлек оборонасында ленинградлыларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында белделәр. Китапханәче кешеләргә яшәргә ярдәм иткән «тормыш юлы», блокадада бөтен гаиләсен югалткан Ленинград кызы Таня Савичеваның көндәлеге, авыр һәм ач сугыш чоры, кайчагында бердәнбер ризык нибары 125 граммлы ипи кисәгенең кадере   турында сөйләде.

Студент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге  көн уңаеннан «Пушкин картасы» кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Студенчества веселая пора...» дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Чарада хәзерге, элеккеге һәм булачак студентлар катнашты.  Чара катнашучыларны бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырудан башланып китте. Студентлар   өчен кызыклы  викторина,  тапкырлык һәм зирәклек конкурслары  уздырылды. Катнашучылар  студент тормышында булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Әлеге вакытны кеше үз гомерендә бары тик яхшы хәтирәләр белән искә ала.

Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән "Нәрсә ул Холокост? " дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Яшьләр Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.

Әлеге тарихи дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Китап укучыларга гаилә кыйммәтләрен аңлатуның иң кулай ысулларның берсе- шушы темага  караган китаплар белән якыннан таныштыру. Китаплар укып алар гаилә тормышының төрле аспектлары турында белемнәрен арттыралар.  

26 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбенең уртанчы сыйныф укучыларын үзләренә кунакка «Китаплар йорты» танышу - экскурсиясенә шатланып кабул итте.

Хәрби дан көннәренең беренчел исемлеге 1995 елның февралендә "Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында" Федераль закон белән билгеләнә. 2004 елдан 2020 елга кадәр аңа төзәтмәләр кертелде, шул исәптән закон исеме дә үзгәрде. Россия хәрби даны көннәре - Россия тарихында хәлиткеч роль уйнаган. Бу дата Россия гаскәрләренең җиңүләре уңаеннан, Россиянең истәлекле көннәре. Бу көн уңаеннан Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Россия Хәрби даны көне” темасына презентация күрсәттеләр. Балалар кызыксынып презентацияне карадылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International