3 сентябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән бергә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең символы булып сулы савыт тора, катнашучылар кулларына су җыялар һәм терактларда һәлак булганнарның якты истәлегенә багышлап, чәчәкләргә су сибеп, үзләренең хөрмәтен һәм кайгысын белдерәләр. Бу чара укучыларда бердәмлек, тынычлык һәм хәтерне саклау хисләрен тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Бу көн, безнең барыбыз өчен дә, авырту, күз яшьләре һәм ачы сагыш белән бәйле. Теләсә нинди теракт яки сугыш – ул кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, газап чигәчәген аңлата. Бүген Россиядә Беслан корбаннары истәлегенә «Бер тамчы тормыш» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциягә кушылып, хәтерне саклауны һәм бердәмлекне күрсәттеләр. Акциянең символы булып тормыш бүләк итүче су тора һәм аның чәчәкләргә сибелүе – хәтер, теләктәшлек һәм тыныч киләчәккә өмет белдерүне аңлата. Әлеге көн турында мәгълүматны тыңлаганнан соң, балалар чәчәкләргә су сиптеләр, бу аларның корбаннарга карата хөрмәтен һәм киләчәккә тынычлык теләүләрен күрсәтте.
4 сентябрь көнне Шармыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Татарстан – бөек Россиянең кисәкчәсе» дип исемләнгән мавыктыргыч тарих экскурсиясе узды. Чарада катнашучылар мәдәни программага чумдылар, ул аларны туган якның бай мирасы һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла.
Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта, 1 нче номерлы мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында күпчелеге балалар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар...
Борынгы заманнарда алар бәһасез мәгълүмат чыганаклары булган. Шулай да бернинди технологияләр дә китапларны алыштыра алмаячак. Китапханәдәге китаплар таушалган, «укылган» булсалар да, шул ук вакытта бу китаплар «тере» кебек!
Акция китапханәләрне популярлаштыру, аларны инновацион һәм иҗади мәйданнар итеп таныту максатын куя. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына төрле сораулар бирделәр. Бу исә кешеләрне актив катнашырга, белемнәрен сынап карарга һәм китаплар белән танышырга мөмкинлек бирде. Дөрес җаваплар өчен китап бүләк итү – бу акцияне тагын да кызыклырак итте, кешеләрнең укуга кызыксынуын арттырды. Мондый чаралар авылда мәдәни тормышны активлаштыра, кешеләрне берләштерә һәм белемнең әһәмиятен ассызыклый. Көтелмәгән мизгелләрдә белемнәрнең кирәк булуы турында хәбәр итү – бу акциянең төп идеяләренең берсе иде.
Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, бу исә яшь буынга куркынычсызлык турында белем бирү максатын куя. Әңгәмә барышында терроризм төшенчәсе, аның нәтиҗәләре һәм шундый хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшенде. Мондый чаралар балаларда җаваплылык һәм уяулык хисе формалаштыруга ярдәм итә.
3 нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә укучылар өчен террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Без террорга каршы» дип исемләнгән тынычлык дәресе үтте. Укучылар теракт куркынычы килеп чыкканда һәм билгесез предметларга тап булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
5 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен экстремизмга каршы «Ничек теракт корбаны булмаска?» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны «террор», «террорчылык», «террористлар» кебек төшенчәләр белән таныштырды, террорчылыкның кешеләрнең тыныч яшәешенә куркыныч тудыруын һәм иң авыр җинаять булуын аңлатты.
Бу кайгылы дата 3 сентябрьдә Бесландагы коточкыч теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, аларның күбесе балалар булган. 3 сентябрь көнне истәлекле чаралар кысаларында Әбде авылы китапханәсендә мәктәп, мәдәният йорты мөдире белән берлектә «Беслан – югалган фәрештәләр шәһәре» дип исемләнгән чара узды. Әңгәмә барышында балаларга шәхси куркынычсызлыкның мөһимлеге һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар әйләнә-тирә киңлеккә игътибарлы булуның, хуҗасыз әйберләргә кагылмауның мөһимлеген белделәр.