ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә ыргак белән бәйләү буенча “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Чарада катнашучылар җепне, ыргакны сайларга, ыргакны дөрес тотарга, элмәкләрне җыярга өйрәнделәр. Китапханәчеләр һәр бала янына килеп, элмәкләп һәм баганалап бәйләү серләренә өйрәттеләр.

6 нчы декабрь көнне Баландыш төп  гомумбелем бирү мәктәбе проекты кысаларында VI тапкыр  үткәрелүче “ Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән  конкурс -  фестиваль узды. Фестивальдә барлык мәктәпләр дә  актив катнашты. Әлеге театр бәйгесендә  яшь артистларыбыз 3 төркемдә ярыштылар.

6 декабрь көнне Батыр спорткомплексында  волейбол буенча 2008 нче елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 4 егетләр командасы катнашты.

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Әлеге датага карата 6 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Батырлар янәшәбездә” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарада бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, укучылар геройларның батырлыкларын күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнардан белделәр. Бу чара илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылды.

5 декабрьдә, Инвалидлар декадасы кысаларында, Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре акциягә кушылып, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның йортларында булдылар. Очрашу вакытында мәдәният хезмәткәрләре укучыларына китап-журналлар гына түгел, кызыклы бүләкләр дә алып килделәр. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм итү, аларга җәмгыять тормышында тулы кыйммәтле һәм тигез хокуклы катнашуны тәэмин итү өчен оештырылган. Мәдәният хезмәткәрләре алар белән төрле темаларга аралашып, үзләренә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Шул уңайдан  5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Китапханәче халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм "Каз өмәләре" турында сөйләде, каз каурыеннан май канаты ясау серләре белән уртаклашты. Барысы да  кызыксынып май канаты үрде һәм әниләренә, әбиләренә бүләк ясады.

Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан 5 декабрь көнне  Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре  тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән  Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә, Валиахметов Нуриәхмәт  һәм Исмагилова Гөлнирәләрнең   өйләренә бардылар. Аларның хәлләрен сорашып үзләренең күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Шушы әз генә игътибар да мөмкинлекләре чикле апаларның, абыйларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

Билгесез солдат көне Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле көн, ул 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән  батырлык дәресе үткәрелде. Чарада балалар әлеге  истәлекле  көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Баландыш мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл!” дип исемләнгән VI районкүләм театр фестивале булып узды. Анда Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы 1- 4 нче сыйныфлар төркемендә 1 урынны яулады. Без балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

3 декабрь Россиядә 8 нче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Китапханәдә тематик китап-күргәзмә ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International