Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата. 3 декабрь илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора. Без бу истәлекне буыннан-буынга тапшырырга һәм сакларга тиешбез. Әлеге тарихи дата уңаеннан Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үткәнеңне бел, хәзерге белән яшә, киләчәк турында уйла!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырдылар.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!” исемле патриотик дәрес үткәрелде. Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Китапханәче укучыларга бу искә алу көненең тарихы турында сөйләде.
3 декабрь - Россиядә Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул максаттан 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре обелиск янында “Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.
Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә дә “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.
4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр, пенсия хокуклары, аларның формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары А.Ф.Заббаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы бадминтон Шәхси Кубогы дүртенче турының зона этабында катнаштылар. Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннарны Заббарова Фәридә (2 урын), Хәйретдинов Ибраһим (3 урын) һәм тренер үзе, Заббаров А.Ф. - 3 урын алдылар. Котлыйбыз!
Чара башланганда алар балаларны шахмат уенының тарихы, шахмат тактасы турындагы легенда белән таныштырдылар. Уен ике этапта узды. Беренче этапта лидерларны ачыкладылар, икенче этапта алар призлы урыннар өчен көрәштеләр. Катнашучылар үзләренең көндәшләре белән ярышып, шашка уенының төрле булуын һәм беренче караштан күренгәнчә гади булмавын күрсәттеләр.
Бу датага Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре презентация күрсәттеләр. Чара башында алар балаларны бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Китапханәдә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә һәлак булган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары турында сөйләүче патриотик эчтәлекле документаль китаплар тәкъдим ителде.
Әлеге датага карата 2 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Билгесез солдат истәлегенә” исемле хәтер сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Күңел җылысын биреп" акциясендә катнашып, инваидларның өйләренә барып, әзерләнгән күчтәнәч-бүләкләрен тапшырды. Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү, аларның хәлләрен белеп ярдәм күрсәтү гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.