Шушы яман чиргә каршы профилактик чара уздыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Урта Мишә авыл китапханәсендә “СПИД замана чире” исемле күргәзмә куелды. СПИД - безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Яшь буын вәкилләрен бу чиргә китерә торган яман гадәтләрдән, ялгыш адым ясаудан саклап калу – һәркайсыбызның бурычы.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында мәктәп укучылары өчен халкыбызның милли гореф-гадәтләре белән танышу үткәрелә. Татар халык уеннары төрле яшьтәге кешеләр арасында популяр күңел ачу чарасы булып тора. Алар безнең ата-бабаларыбызның тормышын һәм көнкүрешен, аларның тарихын һәм мәдәниятен чагылдыра. Казаклар авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга татар фольклор уеннары турында сөйләде. Чара барышында көнкүреш әйберләре турында табышмаклар чишелде, мәкальләр искә төшерелде.
Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләрен белүләрен тикшерделәр. Уенчыларга берничә әкияттән өзекләр тәкъдим ителде. Сорауларга тиз һәм төгәл җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт шартларында карар кабул итү осталыкларын күрсәттеләр. Уен барышында сәнгать әсәрләрен белү генә түгел, кызыксыну, командаларга баллар җыю, ярыш рухын арттырды. Ахырдан барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың “Куллар тудырган матурлык” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә аның күңел җылысын биреп башкарган кул эшләре урын алды. Аның иҗат җимешләрен һәркем китапханәгә килеп таныша ала.
Баландыш төп мәктәбенең театр коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге XI Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнашып, анда II урынны яулады. Шулай ук 9 сыйныф укучысы Н. Гайнетдинова «Иң яхшы хатын-кыз роле»номинациясенә лаек булды.Театр түгәрәге җитәкчесе Зәйнуллина Р. Х. Котлыйбыз!.
Укучыларның коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тәртип күнекмәләрен үстерү максатыннан районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында, педагог һәм остазлар елына багышланган, "Ягез әле, остазлар!" исемле район бәйгесе узды.
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар берүк вакытта танып – белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның туган көнендә билгеләп үтелә. 30 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлекләр - безнең ярдәмчеләребез" темасына багышланган библиографик сәгать үткәрде.Чара барышында китапханәче сүзлекләрнең төрләре, алардан дөрес файдалану һәм китапларның әһәмияте, аларны саклап тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Кызыксынучылар өчен белемнәрне тикшерүгә мавыктыргыч тест үткәрелде.
Алан авылы китапханәсендә балалар театры атналыгы кысаларында «Театраль сандык” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар электрон презентация һәм китапханәче сөйләве ярдәмендә театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар. Рольләргә бүленеп әкиятләр укыдылар.
Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. 30 ноябрьдә, укучыларны дару үләннәре белән таныштыру максатыннан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Дару үләннәренең кешегә файдасы” дигән исем белән танып белү сәгате үткәрделәр. Алар туган якның шифалы үләннәре, җыю, киптерү һәм саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.