Туган телдә безнеж телебез ачыла, беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез. Укучыларда туган телгә,татар теленә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан 22 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә “Татар теле - дуслык теле” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, дөньяның төрле телләренең бөеклеге һәм күптөрлелеге турында белделәр. Телебезнең никадәр матур һәм бай булуын күрү өчен, аны яхшы белергә кирәк. Укучылар командаларга бүленеп төрле биремнәр үтәделәр,ахырдан туган телебезнең байлыгын тагын да яхшырак белер өчен күбрәк китаплар укырга кирәк дигән фикергә килделәр.