Кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2024 елның  22  февралендә  “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә Алдынгылар хәрәкәте Кубогына  2007-2009, 2004-2006  нчы  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.

Ярышларның тантаналы ачылышында районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы да катнашты. Ул кул көрәше буенча төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы приказы нигезендә 1 спорт разряды алган спорчыларга – Иске Җөри урта мәктәбеннән Салихов Салават, Гараев Таһир һәм Аланнан Җамалиева Азалиягә китапчыклар һәм значоклар тапшырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International