1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан 30 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сагышларны миңа язмыш бирде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аяныч язмышка дучар булган талантлы язучылар: Р.Шәрипов, Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.
Саба районы мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге ХI нче Республика балалар театр сәнгате конкурсының финал этабы булып узды. Сайлап алу турыннан соң,61 театр коллективы арасыннан 10 төркем финал этабына чыкты.Театр коллективларына бәяне Г.Камал театры артистлары Олег Фазылҗанов һәм Гүзәл Гюльвердиева бирде. Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы финал этабында 1 нче урынга лаек булды.Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Балалар туган як мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белделәр, төп милли ризыклар белән таныштылар. Китапханәче милли ризыкларның килеп чыгышы турында сөйләде. Шулай ук барлык балалар да әниләре белән ничек итеп кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, кош теле пешерүләрен сөйләделәр. Кичә ахырында балалар татар милли ризыклары белән чәй эчеп сыйланды.
Алан урта мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте белгечләре белән экскурсиядә булдылар. Экскурсияне куркынычсызлык техникасы баш белгече инженер Кашапов Гаяз Ильяс улы җитәкләде. Ул укучыларны җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә урнашкан МТП эшчәнлеге белән таныштырып китте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан 29 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Г. Кутуй — татар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм катлаулы гасыр улы.
Әниләр көне – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу иң газиз һәм иң якын кешеләребез – әниләргә ярату хисләрен белдерү һәм рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат.
Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган-булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды. Әзер оекбашлар, бияләйләр алып килүчеләр дә бар, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт! Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяк, куллары туңмавын, илләрнең тыныч булуын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Чираттагы посылкабыз үз ияләренә тапшырылды.
Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, балаларына булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Әниләребезнең батырлыгына, сабырлыгына сокланып та туймаслык. Аларның балаларын ярату көчен җирнең тарту көче белән генә чагыштырып буладыр, мөгаен. Әниләр көне уңаеннан, 26 нчы ноябрьдә Баландыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган авылдашлар белән очрашу оештырдылар. Чарада авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да катнашты. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга олы сабырлык хисе, ә егетләребезнең туган якларга сау-сәламәт, җиңү белән, шатланып әйләнеп кайтуларын телибез.
8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе А.З. Шакирова белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне кардан чистарттылар. Мондый игелекле эшләр безнең мәктәптә даими үткәрелә.
Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!» дип исемләнгән буклетлар тәкъдим иттеләр. Максаты -балаларда һәм яшүсмерләрдә хокукый культура формалаштыру. Китапханәче бала хокуклары турында Конвенция белән таныштырды, бергәләп Россиянең төп законын – Конституцияне искә төшерделәр, балаларга төп хокуклар укылды.
Ахырда барысы да законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәр катнашучыга буклетлар тапшырылды.