23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. 23 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Ватанга хезмәт итәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.