Рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Казан шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм 8 сыйныф укучылары өчен  республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Хәмидуллина Әдилә һәм Хәмидуллина Камилә республика олимпиадасында призер булдылар, ә Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Заһидуллина Сабина Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды! Призерларны әзерләгән укытучылар: Мөхәммәтшина Раилә Рәҗәп кызы һәм Заһидуллина Илнария Камил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International