"Батыр" спорт комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Күңелле стартлар" спорт ярышлары узды. Ярышларда Теләче авылы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр командалары катнашты. Балалар җитезлектә, төгәллектә, тизлектә көч сынаштылар. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлылык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр. «Күңелле стартлар» да катнашучыларның барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык балалар да бик яхшы күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алды. Чараны мәгариф бүлеге һәм 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасы үткәрде. Чарада: Сәетова Анна Николаевна-мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты, Шакирова Люция Дамир кызы- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советында Теләче муниципаль районы вәкиле, Сабирова Алия Рафис кызы- Теләче районында "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе, Нуртдинов Рәис Рөстәм улы- Теләче муниципаль районы Аталар берлеге вәкиле, Маракова Лилия Шайнур кызы – МБУ “Теләче" спорт мәктәбе " укыту-спорт эше буенча директор урынбасары катнашты.