Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Ул - армия сафларында хезмәт итү. Балачактан ук без солдатлар һәм аларның батырлыклары турында әкиятләрдән укып беләбез. Үзенең зирәклеге, кыюлыгы һәм тапкырлыгы белән солдат - легендар әкият героена әверелә. 21 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Солдат зирәклеге» дип аталган уен-викторина үткәрелде. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары яшьләр ике командага бүленеп, 4 турдан торган бәйгедә катнашып, белемнәрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International