Елдан-ел дөньякүләм әдәбиятта эз калдырган күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең, драматургларның һәм башка эшлеклеләрнең юбилейлары билгеләп үтелә.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 елның марты шундый мөһим даталарга бай. Шул уңайдан, 1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Юбиляр язучылар» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

Чараның төп максаты-укучыларны рус һәм чит ил әдәбиятының күренекле язучылары иҗаты белән таныштыру; уку алар өчен көндәлек бурыч, шулай ук үзләренең рухи, интеллектуаль һәм эстетик сорауларын канәгатьләндерү чарасы булып торырга тиешлеген аңлату. Күргәзмәдә 2024 елның мартында туган язучы - юбилярларның китаплары тәкъдим ителде: И.И. Акимушкин, Ю.К. Олеша, И.М. Пивоварова, И.П. Токмакова, Ф.Искәндәр, Ю.В. Бондарев, А.Р. Беляев, Д.Емец, Н.Сафина, Ә.Еники һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International