Кеше үз сәламәтлеген үзе барлыкка китерүче. Моның өчен ул ышанычлы, файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Уку – акыл өчен, спорт – сәламәтлек өчен!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Клуб мөдире чарада катнашучыларны “Сәламәт буын - сәламәт киләчәк” дип исемләнгән презентация белән таныштырды. Укучылар шулай ук дөрес туклануның төп законнарын һәм сәламәт яшәү рәвешен ачучы әдәбият белән таныштылар, дәвалау физик культурасы нигезләрен белделәр.
Теләче үзәк китапхансе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында “Келәмле чигү” буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Укучылар милли бизәкләрне кулланып панно чиктеләр, иҗат процессы аларга бик ошады.
Үзәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре өчен “Заманча мәктәп укучыларының үз-үзеңне тану күнекмәләрен формалаштыру” дигән темага район семинары булып узды.
Теләче муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда акциясе узды.
«Толерантлык» төшенчәсен балалар гына түгел, өлкәннәр дә төрлечә кабул итә. 15 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Чара барышында китапханәче бу датаның барлыкка килү тарихы һәм толерант аралашуның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Әлеге датага багышлап күргәзмә дә ясап куелды.
«Батыр» спорт комплексында 2007-2009 елгы һәм 2010 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды.
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Узәк авылының балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Без террорга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балалар шикле предметлар хакында белделәр, җәмәгать урыннарында таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, Казан шәһәре филармония залында уткән "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең 15 еллык юбилей кичэсенә барып чыгыш ясап кайттылар.
Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 14 ноябрь көнне “Китап — күңел кояшы”дигән исем белән китап уку оештырылды.
Сауш авыл китапханәсендә «Иван Сергеевич Тургенев - рус шагыйре һәм язучысы, драматургы, публицисты һәм тәрҗемәчесе» темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондында булган бөек язучының тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар һәм аның төрле еллардагы иң танылган әсәрләре куелды. Иван Сергеевич иҗаты рус мәдәниятенең генә түгел, ә дөнья мәдәниятенең дә мөһим өлеше булып тора. Тургенев XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы рус әдәбиятына зур өлеш кертә. Аның иҗаты ярдәмендә рус әдәбияты тулыландырылып искиткеч әсәрләр белән дә баетыла.