Бөтен кеше дә икенчел чималны эшкәртеп булуы турында ишетеп белә. Макулатура җыеп тапшырабыз, пластик һәм пыяла эшкәртү технологияләре дә бар.
2023 елның 27 ноябреннән алып 05 декабрьгә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Бүген алдынгылар хәрәкәте Теләче районында эшчәнлекләрен актив җәелдерә. Алдынгылар рәтенә кушылучылар саны арта бара.
Бүген район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Калимуллин, Марат Нуриев, Татарстан республикасында яшьләр хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Алла Кондратьева укучылар белән аралашты. Бу көнне җитәкчеләр егет, кызларга алдынгылар хәрәкәте билгесе ( значок) һәм бердәмлек символы беләзек тапшырды.
Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Галиулла улы Калимуллин, Марат Габделхай улы Нуриев белән район халкын шәхси сораулары белән кабул иттеләр.
Бу инде яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Спортның әлеге төрен малайлар, кызлар үз иттеләр. Уңышлары да куанырлык, республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре җирлектә картингның популярлаша баруын дәлилли.
Балаларның бу кызыклы, файдалы шогыльләре алдагы тормышларында ярдәм итәр, алар бер кайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаслар дип ышанасы килә.
Бүгенге көндә Татарстан Социаль фондының электрон вариантта хезмәт күрсәтүе фондның барлык эшчәнлек юнәлешләрен - пенсияләрне, сәламәтлек буенча вакытлыча хезмәткә яраксызлык белешмәләрен, социаль түләүләрне һәм балаларга пособиеләрне, инвалидларны һәм өлкәннәрне тәрбияләүне рәсмиләштерүне, хәрби һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чараларын үз эченә ала.
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
19 ноябрь көнне «Арча» спорткомплексында «Алдынгылар лигасы» региональ проекты кысаларында, ярышлар узды. Биредә Арча, Балтач, Теләче, Саба һәм Биектау районнарыннан килгән йөзләгән егет-кызлар үзләрен фиджитал-футбол һәм Just Dance (бию ритм-уеннары) юнәлешендә сынап карадылар.
18 ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында «Милли хәзинә» район фестивале кысаларында, мәдәни чара үтте.
Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә. 12 ноябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Кызыклы мультфильмнар дөньясы” дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үткәрелде. Уен барышында балалар төрле мультфильмнарны искә төшерделәр. Сорауларга җавап бирделәр, кроссвород һәм ребуслар чиштеләр.