Шармыш авыл китапханәсендә, Халыкара Тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан, "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зарарлы" дигән исем астында күргәзмә ачылды. Анда тәмәке тартуның кеше организмына тискәре йогынтысы, шулай ук наркоманиягә каршы тору кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм журнал мәкаләләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге әдәбият белән танышканда, әңгәмә дә уздырылды. китап укучылар китапханәче сөйләвеннән тәмәке тартуның зыяны, нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агулар барлыгы турында белде.
Бөтендөнья игелек көне уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә «Игелек иленә сәяхәт» исемле мәрхәмәтлек дәресе үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, укучылар «Игелек турында гыйбрәтле хикәя» видеоролигын карадылар. Аннары яшь укучылар станцияләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: «Мәкальләр утравы», «Әдәплелек шәһәре», «Яхшы гамәлләр», «Тылсымлы әкиятләр» һ.б. Тылсымлы сәяхәт вакытында балалар тематик мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, әкиятләр укыдылар, матур гадәтләр турында сөйләштеләр. Ахырда укучылар «Комплиментлар» уенын уйнадылар.
Теләче балалар китапханәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Бала хокуклары әлифбасы» дигән тематик сәгать узды. Әлеге сәгатьнең башында Бала хокуклары Конвенциясе дип аталган документ турында файдалы мәгълүмат бирелде. Балалар, конвенциядә кемне бала дип таныйлар дигән сорауга җавап бирделәр, шулай ук балага нормаль тормыш өчен кирәк булган ихтыяҗларны санап чыктылар. Планетадагы балаларның иң мөһим хокуклары - яшәү һәм ирекле үсеш хокукы, шулай ук исемгә хокук. Балалар шулай ук, гаилә темасына кагылышлы табышмаклар чиштеләр һәм ата-аналарның балаларын ничек кайгыртулары һәм балаларның әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләштеләр.
Әлеге кичәне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән мәдәният йорты мөдире милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру максатыннан, шулай ук 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрделәр. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазыйфасы. Кичәдә татар халык биюләре, җырлары башкарылды, “Әбием сандыгы” , “Шәл бәйләү өмәсе” фольклор күренешләре күрсәтелде, милли күргәзмә эшләп торды.
2023 елның 15 ноябрь көнендә Тактамыш авылында яшәүче тыл ветераны Васильева Анна Петровнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Анна Петровнага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ирек Хадиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Әлеге көн безнең якта кышлаучы кошларны каршылау көне булып санала. Шул уңайдан 12 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларга багышланган чара үткәрделәр. Балалар бу бәйрәмнең тарихы һәм песнәкләр белән бәйле кызыклы фактлар турында белделәр, кышлаучы кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Кыш көне песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп кую турында сөйләштеләр.
Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашты. Әлеге форумда Рушания Хәким кызына “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Укытучыны бу мәртәбәле бүләкне алуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, тагы да зуррак уңышларга ирешүен телибез
Барлыгы әлеге акциядә районның белем бирү учрежденияләреннән 448 укучы катнашты: Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы (510 кг), Олы Мишә урта мәктәбе (505 кг), Теләче урта мәктәбе (315 кг.), Алан урта мәктәбе (230 кг.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе (225 кг.), Сауш төп мәктәбе (114 кг.), Баландыш төп мәктәбе (114 кг.), Шадке балалар бакчасы, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы, Узяк балалар бакчасы.
Казаклар авылы китапхансендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан, “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә терроризмны кисәтү турында буклетлар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Бу күргәзмәдә китап укучы балаларның рәсемнәре дә урын алды.
Наркоманиянең барлык төрләре дә күптәннән бар. Соңгы елларда наркотиклар куллану Бөтендөнья проблемасына әйләнде. Наркомания белән башлыча яшьләр, яшүсмерләр, кызлар зарарлана. Наркотикларга ияләшү өчен аеруча куркыныч яшь булып яшүсмерлек чоры, характердагы үзгәрешләр чоры санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 11 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Синең язмыш, синең кулыңда" темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшьләргә наркотикларның кеше организмына начар йогынты ясавы турында мәгълүмат бирелде.