Фәлсәфи әсәрләре аның каләме астыннан 1956 елдан чыга башлаган. Ф. Батталның вакытлы матбугатта даими басылып торган шигъри әсәрләре, публицистик мәкаләләре, юмор, аналитик материаллар, китаплар укучыларда популярлык казанды. Язучының тууына 85 ел уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән “Кулымда Фәнзаман абый китаплары” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.