Өлкән буын заманча телефонда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны һәм ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.
“Батыр” спорткомплексында район күләмендә бадминтон буенча ярыш үтте. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы -беренче урында. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Республика ярышларында, аларга зур уңышлар теләп калабыз.
Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. "Толерантлык" төшенчәсе балалар белән генә түгел, өлкәннәр тарафыннан да төрлечә кабул ителә. 16 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Толерантлык экстремизмга җавап” дигән аралашу сәгате үткәрде. Чара барышында республикабызда төрле милләт вәкилләренең бер – берсенең мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яшәүләре турында сүз алып барылды.
Бигрәк тә иң күңелле бәйрәм-Кузьминки көз көне уңыш җыеп алынгач бәйрәм ителә торган булган, әлеге бәйрәмдә халык рәхәтләнем ял иткән һәм күңел күңел ачкан.
Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Нет на свете лучше мамочки моей!» дип исемләнгән конкурс–уен программасын үткәрделәр. Уеннар һәм сораулар ярдәмендә балалар яхшылык белән яманлыкны аерырга, теләктәшлек сыйфатына өйрәнделәр. Ахырда әниләр турында мавыктыргыч мультфильмнарны карау һәркемне тәэсирләндерде һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Бу дата 1995 елда ЮНЕСКО инициативасы белән, толерантлык принциплары Декларациясен кабул итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Абде авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылды.
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Тормыш һәм иминлек хакына» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар шигырьләр тыңладылар, рәсемнәр карадылар, дидактик уеннар уйнадылар.
МБГБУ – Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган «Юл –транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Берәүләргә табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә ошаса, икенчеләр портрет жанрында үз көчләрен сынап карый, натюрморт жанрын үз итүчеләр дә бар. Рәсем сәнгате аша укучыларының иҗади фикерләү үсешен үстерү максатыннан 15 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем киләчәгем” дигән исем белән рәсем конкурсы оештырдылар. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.