ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара толерантлык көненә “Тамчы” клубына йөрүче балалар өчен «Толерантлык - дуслык дәресе» исемле тематик сәгать уздырылды.  Балаларга Халыкара толерантлык көне, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Чара тематик презентация белән үрелеп барды.

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәнү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте.

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага әңгәмә үткәрелде, Анда балалар толерантлык, шәфкатьлелек, игелеклелек  төшенчәләре белән таныштылар.

Югары Кибәхуҗа  авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Шаян каләм остасы"  дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Соңыннан чарада катнашучылар язучының кызыклы  шигырьләрен тыңладылар.

Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да, кыскалары да, тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар.  Балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Әкият сөйлим, тыңлагыз“ дип исемләнгән әкият уку кичәсе оештырдылар.

9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия  республика күләмендә үткәрелгән  видеоролик конкурсында инглиз телендә катнашып, муниципаль этапта җиңү яулады. Шулай ук рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада катнашып, призлы урынга лаек булды.

Әлеге уен уку һәм китаплар белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлдерелгән. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.

Уенның беренче өлеше - «Кереш». Язучыларның портретларын карап, балалар хатасыз аларның фамилияләрен, исемнәрен  атадылар.

Алар кызларга бисер  тарихы турында мәгълүмат бирделәр, китапханә фондында булган махсус әдәбият белән таныштырдылар. Кайбер халыкларда бисер хәтта алмаш тәңкә булып хезмәт иткән. Мастер-класска бисер үрү буенча оста Мәрьям Шәйхиева чакырылды. Аның коллекциясендә бик күп кызыклы эшләр бар: муенсалар, беләзекләр, алкалар. Ул балаларга бисер белән  үрү техникасын һәм ысулларын күрсәтте.

Һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк. Сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килә торган эш. 17 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Сәламәтлегебез үз кулыбызда” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде. Һәр кеше шат, сәламәт күңелле булсын, яшәгән һәр көне бәйрәм булсын. Ә сау – сәламәт яшәгән кешегә көн дә бәйрәм. Сәламәтлекне хастаханә юлында түгел, күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш  алып бару юлында эзлик.

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International