Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган-булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды. Әзер оекбашлар, бияләйләр алып килүчеләр дә бар, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт! Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяк, куллары туңмавын, илләрнең тыныч булуын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Чираттагы посылкабыз үз ияләренә тапшырылды.
Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, балаларына булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Әниләребезнең батырлыгына, сабырлыгына сокланып та туймаслык. Аларның балаларын ярату көчен җирнең тарту көче белән генә чагыштырып буладыр, мөгаен. Әниләр көне уңаеннан, 26 нчы ноябрьдә Баландыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган авылдашлар белән очрашу оештырдылар. Чарада авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да катнашты. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга олы сабырлык хисе, ә егетләребезнең туган якларга сау-сәламәт, җиңү белән, шатланып әйләнеп кайтуларын телибез.
8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе А.З. Шакирова белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне кардан чистарттылар. Мондый игелекле эшләр безнең мәктәптә даими үткәрелә.
Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш!» дип исемләнгән буклетлар тәкъдим иттеләр. Максаты -балаларда һәм яшүсмерләрдә хокукый культура формалаштыру. Китапханәче бала хокуклары турында Конвенция белән таныштырды, бергәләп Россиянең төп законын – Конституцияне искә төшерделәр, балаларга төп хокуклар укылды.
Ахырда барысы да законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәр катнашучыга буклетлар тапшырылды.
«Милли хәзинә» район фестиваль-конкурсы кысаларында Айдар авыл жирлеге үзешчәннәре концерты булып узды. Әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне саклау максатыннан уздырылган, дүрт номинацияне үз эченә алган халык фольклоры фестивалендә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да актив катнашты. Чараны дәвам итеп, әниләребезгә карата мактау сүзләре, нәфис сүз, матур җырлар яңгырады. Китапханәдә «Әни сүзе бик олы сүз, якты кояш киң җиһан» дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көне - искиткеч матур бәйрәм. Ул көн - һәр кешенең тормышында иң төп кеше - әни булуын искә төшерә. Бу бәйрәм көненә Кукчә мәдәният хезмәткәрләре «Шигъриятнең төп темасы – әниләр” дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырдылар. Чарада катнашучылар әниләрне бәйрәм белән котладылар, матур җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Концерт программасы чәй өстәле артында узды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Әлеге ярышларда Теләче алдынгылары читтә кала алмады, алай гына да түгел, шәһәр егет-кызлар командалары арасында зур җиңүләр яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 32 ел тула.
Әлеге еллар эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар – республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе.
25 ноябрь көнне Иске Җөри авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "“Әнием кочагы –изгелек учагы”. дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Концерт программасы җыр һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй табыны артында дәвам итте.