Теләче районы оешканга 32 ел

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 32 ел тула.
Әлеге еллар эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар – республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе.

Районыбызда күпмилләтле халык бердәм, тату гаилә булып гомер кичерә. Төп байлыгыбыз – хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз. Республикабыз язмышында районыбыз үзенең лаеклы урынын алып тора. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, эш батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International