Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Әниләрне хөрмәтләү йөзеннән Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Онытма, җәннәт Ананың аяклары астында” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә чакырулы иде.
Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә яшьләр өчен хокукый белемнәр сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр авыл клубы мөдире әзерләгән ситуацион уен-әңгәмәдә катнашып, викторина сорауларына җавап эзләделәр, сораулар бирделәр, фикер алыштылар. Чара ахырында аларга китапханәче әзерләгән «Хокук законнары белән яшәү» дип исемләнгән буклетлар тапшырылды.
Күкчә авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында татар милли баш киеме ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче татар кызларының борынгы заманнарда татар милли баш киемнәре киеп йөрүләре һәм бу баш киемнәренең нинди мөһим булулары турында сөйләде. Бу чарада «Оста куллар» һәвәскәр берләшмәсенә йөрүче балалар милли баш киеме ясарга өйрәнделәр. Шулай ук, мастер класста катнашучыларның эш күргәзмәсе оештырылды. Мондый мастер-классларны үткәрү авыл китапханәсе өчен традициягә әверелде.
26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан Урта Мишә авылы клубында, китапханә белән берлектә “Әниләрне чәчәкләргә күмеп, һәммәсенә һәйкәл куярлык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм концерты матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Авылыбызның уңган һәм белемле әниләре үзләренең көчләрен “Башваткыч” уенында сынады. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күнелле узды һәм чәй табыны артында дәвам итте. Килгән тамашачы кичәдән кәеф күтәренкелеге белән таралышты.
Үз иҗатын ул лирик шигырьләрдән башлый, юмор-сатира жанрында эшли. Ләкин иң зур популярлыкны аңа балалар өчен әсәрләр алып килә. Шагыйрь тарафыннан басылган илле китапның утызга якыны балаларга адресланган. Шәүкәт Галиев күп кенә әдәби бүләкләр һәм исемнәр иясе. Яшь укучыларны аның иҗаты белән таныштыру уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасында кунакта булдылар. Язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балалар да Шәүкәт Галиев язган шигырьне яттан сөйләделәр.
Китапханәдә даими рәвештә осталык дәресләре үткәрелә, анда төрле яшьтәге укучылар күп яңалык белә, үз сәләтләрен күрсәтә һәм ял итүләрен төрлеләндерә ала. 25 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында ачык чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды.
Максабаш авылы китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында «Кыш Бабайның туган көне» дип исемләнгән танышу - күңел ачу чарасы уздырылды. Без барыбыз да балачактан ук Яңа ел бәйрәмнәре белән Кыш бабайның безнең өйгә килүенә күнеккәнбез. Китапханәче балаларга рус мифологиясендә Кыш бабайны ничек атаулары, ни өчен туган көне ноябрьдә, ничә яшь, бу көнне туган ягында Бөек Устюгта нәрсә эшләве турында сөйләде. Китапханәдә шулай ук теләкләр һәм бүләкләр күргәзмәсе эшләнде.
Әни сүзе дөньядагы иң кадерле сүз дисәк, һич тә ялгыш булмас, чөнки әни — безне үз карынында саклап йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.
«Пушкин картасы» проекты кысасында 24 ноябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә алмаз бөртекләре белән чигү техникасында картиналар ясау буенча осталык дәресе үткәрелде, аны алмаз мозаикасы дип тә атыйлар.
Чара башында китапханәчеләр балаларга язучының биографиясе һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар Н.Н.Носовның «Живая шляпа», «Фантазеры», «Огурцы», «Мишкина каша», «Витя Малеев в школе и дома» китаплары белән таныштылар. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әсәрләр буенча экран ярдәмендә яраткан мультфильмнарын искә төшерделәр.