Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Әниләрне хөрмәтләү йөзеннән Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Онытма, җәннәт Ананың аяклары астында” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә чакырулы иде.