ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 24 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә көнкүрешендәге мәдәният һәм гореф-гадәтләр” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар татар халкының мәдәнияте: татар милли киемнәре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән танышты. Шулай ук  “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез – безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Күкчә авыл китапханәчесе балалар язучысы, драматург, киносценарист Николай Николаевич Носовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Николай Носовның "Бобик в гостях в Барбосе" исемле хикәясе буенча презентациядән фрагментлар күрсәтү оештырды. Носов китапларын илнең барлык балалары да белә һәм ярата. Бу китаплар кызыклы, күңелле һәм уйланырга мәҗбүр итә торган. Әсәрләрнең төп геройлары - балалар, хыялыйлар, еш кына мәгънәсез хәлләргә эләгә торган фантазерлар. Шулай ук китапханәдә "Николай Носов хикәяләре битләре буенча" дигән темага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Аның балалар өчен язган шигырьләре фантазия байлыгы, иксез-чиксез юморлы булуы белән балаларны үзенә җәлеп итә. Автор тарафыннан 30 га якын китап язылган, аңа бу хезмәтләре өчен Ганс Христиан Андерсен исемендәге халыкара премиясе бирелә. Танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Кукчә мәдәният хезмәткәрләре “Шәүкәт Галиевка кунакка” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Алар яшь укучыларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар аның кызыклы шигырьләрен яратып укыдылар.

Бу Владимир Иванович Дальның туган көне, бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзүче. Сүзлекләр көне - бик кирәкле бәйрәм, чөнки бүгенге көндә төрле яклардан килгән чиксез мәгълүмат агымында дөреслекне билгеләү кыенрак булган чаклар да аз түгел. Шулчак, безгә ышанычлы булган  сүзлекләр ярдәмгә килә.

Татар балалар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә “Юмор – шагыйр табигатендә“ дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштырды. Шигърият сөючеләр аның шигырьләрен укыдылар. Чарага «Шәүкәт Галиев – балаларга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Ахырда балалар Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытларын күңелле уздырырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.

24 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән «Йөрәк җырым сиңа, әнием...» дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Әниләр көне – ул искиткеч матур, күңелгә үтеп керә торган бәйрәм. Бу көн һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше әни булуын искә төшерә. Балалар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Кичә әниләр турында шигырьләр уку белән тәмамланды.

Бу геройны  татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы Шәүкәт Галиев уйлап тапкан. 20 ноябрьдә шагыйрьнең тууына 95 ел тулды. Аның юбилее уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә «Балаларга шатлык өлешүче» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.

Сауш авылы китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевнең  тууына 95 ел тулу уңаеннан  "Шәвәли килде кунакка"  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны  язучының  иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Чарада катнашучыларга язучының тәрбияви һәм кызыклы шигырьләре кычкырып укылды, «Балаларның яраткан язучысы» дигән  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә.  Әни... Әби... Дәү әни...

23 нче ноябрь  көнне  Баландыш мәдәният йортында  укытучылар һәм укучылар коллективы тарафыннан  Әниләр  көненә карата “Матур эшләребез бар” дип аталган  бәйрәм концерты оештырылды. Укучылар иң кадерле кешеләре  хөрмәтенә җырлар җырладылар, рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салдылар, әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә тырыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International