Теләче районы Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» үрнәк бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилэ Рафаил кызы) “Казан сөлгесе” VIII халыкара халык җыр-бию сәнгате фестивалендә катнашып, беренче премия лауреаты исеменә лаек булдылар.
2023 елның 9 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Гыйльмиев Илмир (җитәкчесе-Р.Р. Гатиятов) өстәл теннисы буенча инвалидларның IV Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Илмир 3 урынны алды.
Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан, 8 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Синең сәламәтлегең һәм алкоголь” исемле темага күргәзмә куелды.
Бу датага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Л.Н. Толстой - рус әдәбияты классигы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәгә Л.Н. Толстой турында биографик очерклар, шулай ук аның балалар өчен «Детство. Үсмер чак. Яшьлек», «Пожарные собаки», «Воробей и ласточки», «Зайцы», «Слон», «Акула», «Старик сажал яблони», «Отец и сыновья» һәм башка әсәрләре куелды. Лев Толстойның балалар, дуслык, хайваннар турындагы әсәрләре тәрбияви бурычларны хәл итә. Әлеге китап күргәзмәсе рус әдәбиятының бөек классикасы иҗаты һәм биографиясе белән кызыксынучыларның барысына да кызыклы булды.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Книги читать – скуки не знать" дип исемләнгән кычкырып уку уздырдылар. Алып баручылар чараны кеше җәмгыяте үсеше тарихында китапның роле турындагы хикәядән башлап җибәрделәр. Катнашучы балалар кызыклы китаплар белән таныштылар, укылган китаплар турында фикер алыштылар. «Книги читать – скуки не знать» исемле китап күргәзмәсендә балаларның иң яраткан, кызыклы китаплары урын алган иде. Шулай ук укучылар белән китаплар озак хезмәт итсеннәр өчен, алар белән ничек сак мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләшү алып барылды.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Иске Җөри авыл модель китапханәсе хезмәткәрләре "Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар күргәзмәгә куелган якташ язучыларыбыз: Дания Гайнетдинова, Нурислам Хасанов, Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Рашат Низами, Фәнил Галеев, Сәйдә Зыялыларның иҗатлары белән таныштылар. Язучыларның әсәрләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, аның матурлыгы тасвирланган.
Көзге вакытның матурлыгын күп кенә язучы һәм шагыйрьләрнең, рәссамнарның иҗатында күрергә була. Шуны күздә тотып, 7 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Көзнең матур мизгелләре» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында укучылар көзнең матурлыгын чагылдырган әдәби әсәрләрне искә алды, соңыннан рәсемнәр ясады.
Әлеге чарада Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә «Сепарат аерту» йоласын күрсәтте. 1953 нче елгы сепаратор бүген дә кулланылышта!
7 сентябрь көнне Теләче җирлегендә “Рухи әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе” темасы астында Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасы Советының күчмә семинар–киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәнең башлангыч өлеше Шәтке авылында үтте. Мәдәният хезмәткәрләре Республика кунакларын каршы алып, әлеге очрашу урта мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасында дәвам итте. Чарада катнашучылар аларның эшчәнлеге белән танышты.
Газета һәм журналлар укучыларга оператив мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, кызыксындырган сорауларга җавап әзерли.