ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Алан урта мәктәбендә район эшмәкәрләре белән очрашу булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге башлыгы Гайнетдинов Булат Газинурович һәм эшмәкәр Евдокимова Әнисә Илдусовна катнашты. Евдокимова Әнисә Илдусовна укучыларны виктория үстерү серләре белән таныштырды. Эшмәкәрлекне дөрес формалаштыру өчен бизнес планны дөрес төзү кирәклегенә басым ясады. Бу очрашудан укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматны алдылар.

Николай Николаевич Носов хикәяләрен укымаган кеше һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль геройларның мавыктыргыч мизгелләрен кичермәгән. Андагы геройлар умарта үрчетеләр, бакчада эшлиләр, ботка пешерәләр һ.б.  Шармыш авылы китапханәсендә оешкан «Весёлая страна Николая Носова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларны язучының иҗат юлы белән таныштырды.

Бу могҗизалы бәйрәмнең төп максаты- җәмәгатьчелекнең игътибарын җирдә тынычлыкны ныгыту өчен шәхси аралашуның беренчеллегенә җәлеп итү. Бөтендөнья сәламләү көне-календарьда дуслык һәм игелек символы булган тагын бер искиткеч бәйрәм.

Казан шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йортында, пилот балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре өчен, укыту семинары узды. 

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара толерантлык көненә “Тамчы” клубына йөрүче балалар өчен «Толерантлык - дуслык дәресе» исемле тематик сәгать уздырылды.  Балаларга Халыкара толерантлык көне, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Чара тематик презентация белән үрелеп барды.

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәнү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте.

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага әңгәмә үткәрелде, Анда балалар толерантлык, шәфкатьлелек, игелеклелек  төшенчәләре белән таныштылар.

Югары Кибәхуҗа  авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Шаян каләм остасы"  дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Соңыннан чарада катнашучылар язучының кызыклы  шигырьләрен тыңладылар.

Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да, кыскалары да, тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар.  Балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Әкият сөйлим, тыңлагыз“ дип исемләнгән әкият уку кичәсе оештырдылар.

9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия  республика күләмендә үткәрелгән  видеоролик конкурсында инглиз телендә катнашып, муниципаль этапта җиңү яулады. Шулай ук рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада катнашып, призлы урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International