Әлеге уен уку һәм китаплар белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлдерелгән. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.
Уенның беренче өлеше - «Кереш». Язучыларның портретларын карап, балалар хатасыз аларның фамилияләрен, исемнәрен атадылар.
Алар кызларга бисер тарихы турында мәгълүмат бирделәр, китапханә фондында булган махсус әдәбият белән таныштырдылар. Кайбер халыкларда бисер хәтта алмаш тәңкә булып хезмәт иткән. Мастер-класска бисер үрү буенча оста Мәрьям Шәйхиева чакырылды. Аның коллекциясендә бик күп кызыклы эшләр бар: муенсалар, беләзекләр, алкалар. Ул балаларга бисер белән үрү техникасын һәм ысулларын күрсәтте.
Һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк. Сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килә торган эш. 17 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Сәламәтлегебез үз кулыбызда” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде. Һәр кеше шат, сәламәт күңелле булсын, яшәгән һәр көне бәйрәм булсын. Ә сау – сәламәт яшәгән кешегә көн дә бәйрәм. Сәламәтлекне хастаханә юлында түгел, күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш алып бару юлында эзлик.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Өлкән буын заманча телефонда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны һәм ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.
“Батыр” спорткомплексында район күләмендә бадминтон буенча ярыш үтте. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы -беренче урында. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Республика ярышларында, аларга зур уңышлар теләп калабыз.
Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. "Толерантлык" төшенчәсе балалар белән генә түгел, өлкәннәр тарафыннан да төрлечә кабул ителә. 16 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Толерантлык экстремизмга җавап” дигән аралашу сәгате үткәрде. Чара барышында республикабызда төрле милләт вәкилләренең бер – берсенең мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яшәүләре турында сүз алып барылды.
Бигрәк тә иң күңелле бәйрәм-Кузьминки көз көне уңыш җыеп алынгач бәйрәм ителә торган булган, әлеге бәйрәмдә халык рәхәтләнем ял иткән һәм күңел күңел ачкан.
Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Нет на свете лучше мамочки моей!» дип исемләнгән конкурс–уен программасын үткәрделәр. Уеннар һәм сораулар ярдәмендә балалар яхшылык белән яманлыкны аерырга, теләктәшлек сыйфатына өйрәнделәр. Ахырда әниләр турында мавыктыргыч мультфильмнарны карау һәркемне тәэсирләндерде һәм күтәренке кәеф бүләк итте.