Бигрәк тә иң күңелле бәйрәм-Кузьминки көз көне уңыш җыеп алынгач бәйрәм ителә торган булган, әлеге бәйрәмдә халык рәхәтләнем ял иткән һәм күңел күңел ачкан.
17 ноябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында да зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары Закирова А.Х. һәм Ярмиева З.М. белән Кузьминки -көзге кич утыру оештырдылар. Әлеге бәйрәмгә балалар әниләр дә кунак итеп чакырганнар иде.
Бик күңелле һәм кызык узды көзге кич утыру: балалар җырлар җырладылар, шаяртып та алдылар, рус халкының "Никонориха" һәм "Дударь" уеннарын уйнадылар, биюләр биеделәр.