ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бу дата 1995 елда ЮНЕСКО инициативасы белән, толерантлык принциплары Декларациясен кабул итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Абде авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылды.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан  мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Тормыш һәм иминлек хакына» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар шигырьләр тыңладылар, рәсемнәр карадылар, дидактик уеннар уйнадылар.

МБГБУ – Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган «Юл –транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Берәүләргә табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә ошаса, икенчеләр портрет жанрында үз көчләрен сынап карый, натюрморт жанрын үз итүчеләр дә бар. Рәсем сәнгате аша  укучыларының иҗади фикерләү үсешен үстерү максатыннан  15 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Минем киләчәгем” дигән исем белән рәсем  конкурсы оештырдылар. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.

Кеше үз сәламәтлеген үзе барлыкка китерүче. Моның өчен ул ышанычлы, файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Уку – акыл өчен, спорт – сәламәтлек өчен!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Клуб мөдире чарада катнашучыларны  “Сәламәт буын - сәламәт киләчәк” дип исемләнгән презентация белән таныштырды. Укучылар шулай ук дөрес туклануның төп законнарын һәм сәламәт яшәү рәвешен ачучы әдәбият белән таныштылар, дәвалау физик культурасы нигезләрен белделәр.

Теләче үзәк китапхансе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында “Келәмле чигү” буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Укучылар милли бизәкләрне кулланып панно чиктеләр,  иҗат процессы аларга бик ошады.

Үзәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре өчен “Заманча мәктәп укучыларының үз-үзеңне тану күнекмәләрен формалаштыру” дигән темага район семинары булып узды.

Теләче муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда акциясе узды.

«Толерантлык» төшенчәсен балалар гына түгел, өлкәннәр дә төрлечә кабул итә. 15 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә «Толерантлык - тынычлыкка юл» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Чара барышында китапханәче бу датаның барлыкка килү тарихы һәм толерант аралашуның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Әлеге датага багышлап күргәзмә дә ясап куелды.

«Батыр» спорт комплексында 2007-2009 елгы һәм 2010 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International