Теләче муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда акциясе узды. Әлеге акция кысаларында сыйныф җитәкчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында әңгәмәләр үткәрделәр. Югары сыйныф укучылары «Юл билгеләре безгә хәтерләтә»дигән викторина үткәрделәр. Шулай ук мәктәпләрдә «юлларда үз-үзеңне тоту» темасына дәресләр ачык сыйныф сәгатьләре узды, алар барышында балалар юлда куркынычсыз үз-үзеңне тоту, юл аша чыгу турында белемнәрен ныгыттылар. «Безнең урам» максатчан йөрүләр вакытында балалар урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар, «зебра» төшенчәсен, җәяүлеләр үтү билгесен ныгыттылар. Моннан тыш, балалар үзләре информатицион битләр ясадылар. Аларны урамда таратып, һәр кабинетта стендларга урнаштырдылар. Яшь инспекторлар отряды әгъзалары юл хәрәкәтендә катнашучыларга истәлек – листовкалар тараттылар. Балалар, өлкәннәр аларны ишетер һәм юлларда үлүчеләр саны азрак булыр дип өметләнеп, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар. Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану киңәш ителде.