Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Тормыш һәм иминлек хакына» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар шигырьләр тыңладылар, рәсемнәр карадылар, дидактик уеннар уйнадылар.