Толерантлык көне.

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бу дата 1995 елда ЮНЕСКО инициативасы белән, толерантлык принциплары Декларациясен кабул итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Абде авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылды. Монда төрле халыклар, аларның мәдәни традицияләре, шулай ук ​​толерантлыкның дини, этник, әхлакый якларын тасвирлаган әдәби әсәрләре тәкъдим ителә. Балалар мәрхәмәтлек, мәхәббәт һәм шәфкать турында гыйбрәтле хикәя тыңладылар, һәм "толерантлык" сүзе башка телләрлә нәрсә аңлатканын белделәр. Соңыннан квест уены үткәрелде. Биредә һәр катнашучы "Ребуслар", "Табышмаклар", "Фильмнар" һ.б. төрле биремнәр үтәде. Чара ахырында символик “Толерантлык агачы” ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International