“Минем киләчәгем”

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Рәсем матур килеп чыксын өчен аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме – йөрәк җылысын салу кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим. Берәүләргә табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә ошаса, икенчеләр портрет жанрында үз көчләрен сынап карый, натюрморт жанрын үз итүчеләр дә бар. Рәсем сәнгате аша  укучыларының иҗади фикерләү үсешен үстерү максатыннан  15 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Минем киләчәгем” дигән исем белән рәсем  конкурсы оештырдылар. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International