Сәламәт булу - һәр кешенең табигый теләге, һәм ул иртәме-соңмы сәламәтлек турында уйлана.

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Кеше үз сәламәтлеген үзе барлыкка китерүче. Моның өчен ул ышанычлы, файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Уку – акыл өчен, спорт – сәламәтлек өчен!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Клуб мөдире чарада катнашучыларны  “Сәламәт буын - сәламәт киләчәк” дип исемләнгән презентация белән таныштырды. Укучылар шулай ук дөрес туклануның төп законнарын һәм сәламәт яшәү рәвешен ачучы әдәбият белән таныштылар, дәвалау физик культурасы нигезләрен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International