Юл фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

МБГБУ – Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары ел саен үткәрелә торган «Юл –транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

• 1-5 нче сыйныф укучылары белән «Иминлек минутлары» үткәрелде, көндәлекләрдә «Өй – мәктәп» һәм «Мәктәп-өй»куркынычсыз маршрутлары урнаштырылды. Әлеге маршрутлар белән укучылар һәм аларның әти-әниләре таныштырылды.

• 1-9 нчы сыйныф җитәкчеләре юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре, укучылар арасында юл-транспорт травматизмын  булдырмау турындагы инструктажлар һәм әңгәмәләр үткәрделәр, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар булу кирәклеген искәрттеләр.

• “Светофор” дип аталучы ЮИД отряды әгъзалары (5 сыйныф укучылары), отряд кураторы Сафина А.Э. җитәкчелегендә, авыл үзәгенә рейд оештырдылар: Баландыш авылы машина йөртүчеләренә юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белешмәләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International