Семинар

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Үзәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре өчен “Заманча мәктәп укучыларының үз-үзеңне тану күнекмәләрен формалаштыру” дигән темага район семинары булып узды. Семинарда  мәктәпнең “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары Алексеев А.А. “Тере фото”, Галимова Ф.Г. “Театр яктылыкка, нурга илтә”, Солонцов М.А. “Construct программасында уеннар төзү һәм программалаштыру”, Нәбиуллина Р.Р. “Әниемә бүләк” дигән шөгыльләр күрсәттеләр. 7-11 сыйныф укучылары “Кофе-арт”,  “Саклаучы курчак”, “Хуш исле дезодорант”, “Яңа ел шәме”, “Үз кулларың белән наклейка”, “Архитектура”  дигән темаларга мастер-класслар уздырдылар.  Мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчесе Заһидуллина И.К.  “Контакт бар!” , тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Павлова Э.И. «Без – команда» дип аталган педагогик интенсив үткәрделәр. Семинар түгәрәк өстәл белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International