11 августта Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Информатика укытучысының һөнәри эшчәнлегендә инновацион белем бирү технологияләрен куллану»темасына информатика укытучылары утырышы узды.
Социаль ярдәмгә кагылышлы шәхси мәсьәләләр һәм мәшгүллек сораулары буенча район халкын кабул итте. Район социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге белән танышты. Очрашу барышында бинага ремонт үткәрү мәсьәләсе хакында да сөйләшенде.
9 нчы август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән чара узды. Балалар гадәти булмаган "Китап сөючеләр" утравында булып, күп кенә киртәләрне җиңделәр.
Шармыш авыл китапханәсендә "Безопасность – наш выбор" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китаплар, журналлар һәм газета мәкаләләре, наркомания, аларның кеше организмына, бигрәк тә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен зарарлы тәэсирләре күрсәтелгән иллюстрацияләнгән материаллар тәкъдим ителде. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган һәм наркоманияне кисәтү темасына багышланган буклетлар таратылды.
Шуңа күрә, алар балаларына укырга мәхәббәт уятырга тырышалар.
9 нчы август көнне Шармыш авыл китапханәсендә китап яратучылар көненә багышлап "Мы читаем и играем, мастерить не забываем" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Әлеге мастер - класс китапларга һәм аларның эчтәлегенә мәхәббәт уяту өчен тагын бер этәргеч булды.
Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә. Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.
Татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзулинның юбилее уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында "Шагыйрь күңелендә ниләр бар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, һәм аңа күзәтү үткәрелде. Әлеге китап күргәзмәсеннән юбилярның таланты, әдәби дөньясы белән якынанрак танышырга була.
Чараның максаты - юл кагыйдәләрен белү иде. Уен барышында балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар һәм юл билгеләрен дөрес атап, нинди төркемгә бүленгәннәрен әйтеп уздылар. Әлеге чара эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте! Китапханәдә шулай ук китап укучыларга "Светофорик – друг детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Язучы Равил Фәйзуллинның юбилее уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны Равил Фәйзуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында укучылар юбилярның иң яраткан шигырьләрен укыдылар.
Теләченең мәдәният һәм ял паркында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Туган ягым – Теләче” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате булып узды. Балалар Теләчебезнең күренекле шәхесләре һәм танылган язучылары, аларның иҗатлары белән танышты, мәдәният һәм спорт объектлары турында тулырак мәгълүмат алды. Чара ахырында балалар белән китапханәнең уку залында “Тамырлары шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды.