Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыралар. Көн саен китапханәдә вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр саны арта бара. Алар өчен бай программалар эшләнде. Беренче көнне "Иң күп укучы" конкурсы старт алды.
Каникуллар - күңел ачу, ял итү өчен иң яхшы вакытларның берсе.
13 нче август көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Творчество заразительно" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Китапханәче укучылар өчен фоторамка ясау буенча кызыклы иҗади эш әзерләде. Балалар төсле кәгазь, тукымалар һәм төрле декоратив элементлар кулланып рамнар ясадылар. Чарада катнашучылар бары тик уңай эмоцияләр генә алып таралыштылар.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Наркомания төпсезлеккә бер адым» дигән темага мәгълүмат сәгате узды. Балаларга электрон презентация тәкъдим ителде, алар сәламәт яшәү серләрен һәм наркомания белән токсикомания кебек сәламәтлек өчен иң куркыныч гадәтләр турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче зыянлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек зыян китерүе, хәзерге кешегә үз сәламәтлеген саклап калу өчен нәрсә кирәклеге турында тормыштан мисаллар китерде. Чарага тематик күргәзмә дә әзерләнде.
.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
14 август көнне, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында, Үзәк, Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа, Шәдке, Олы Нырсы һәм Баландыш мәктәпләрендә аз керемле гаиләләрнең 1-4 сыйныфларыннан булган 90 укучыга портфельләр һәм мәктәп әсбаплары тапшыру тантанасы узды.
2023 елның 14 августында «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.
14 август көнне Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Хәзерге заман шартларында тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыту» темасына тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары утырышы узды. Утырыш кысаларында 2022-2023 уку елына методик оешманың эшенә анализ ясалды, укытучыларның һәм методист Сахабиева Г.М. чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.
Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз, спорт сөючеләр! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлаулар, изге теләкләр кабул итеп алыгыз.
10 август көнне Казан шәһәренең 183 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы үтте. Чарада туган (татар) телдә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар катнашты. Әлеге чарада безнең районнан да делегатлар катнашып кайтты.