Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә матур бәйрәм-Әтиләр көне билгеләп үтелә! Быел ул 15 октябрьгә туры килде. Әти исемен йөртү, әти сүзенә лаек булу зур мәртәбә! Әтиләр гаиләнең ныклы таянычы һәм нигезе. Алар беренче остазлар һәм яклаучылар. 17 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мөдире “Әтиләр-илнең терәге, гаиләнең йөрәге!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Кичәдә әтиләр исеменә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар әйтелде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә серләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкета тутырдылар, әтиләренең эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Бу көнне укучылар әтиләре турында җылы һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният көннәре кысаларында узган смотр-конкурста катнашкан иҗат коллективларының чыгышларына йомгак ясады. Очрашуда районның мәдәният хезмәткәрләренә "Пушкин картасы" программасы һәм грант эшчәнлеге буенча эшне тагында активлаштыру, “Милли хәзинә» һәм “Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестиваленең район конкурсларын тиешле дәрәҗәдә уздыру, республика бәйгеләрендә актив катнашу, «Халык» исемен алу өчен коллективлар әзерләү, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итү бурычлары куелды.
Район халкы, оешмаларда эшләүчеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр дә изге эштән читтә калмады. Теләчеләрнең бердәмлеге белән төзелеш материаллары, азык-төлек, хужалык кирәк-яраклары да байтак җыелды. Җыелган ярдәмне тутырып зур йөк машинасы зур юлга кузгалган иде. Теләчеләрнең ярдәме ияләренә барып иреште. Алар район халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.
2023 елның 21 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2009-2010, 2006-2008 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча Хадиуллин Хаким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.
2023 елның 17 октябрендә Баландыш төп мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз теле дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» темасына район семинары узды.
17 октябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инглиз теле һәм география укытучыларының район семинары узды. Җаббарова Г.Н. 9 нчы сыйныфта инглиз теле буенча ачык дәрес һәм 1 нче сыйныфта дәрестән тыш чара үткәрде. Э.Р. Гыйләҗева 5 нче сыйныфта география дәресе үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Әтиләр көне уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Минем әтием - иң яхшысы" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар яраткан әтиләрен бик теләп рәсемнәрдә сурәтләргә тырыштылар, әтиләр турында шигырьләр сөйләделәр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әтиләр илнең терәге», дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәчеләр бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда уздырылуы, безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм яраткан әтиләре өчен рәсемнәр ясадылар.
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.