ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Иске Җөри авыл модель китапханәчесе укучылар өчен "Икмәк – тормыш нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга икмәкнең безнең өстәлләргә килгәнче нинди озын юл үтүе турында сөйләде, икмәккә хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерде. Укучылар икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, табышмаклар чиштеләр, "Икмәкне саклагыз" исемле видеоролик  карагач, эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Ахырда, балалар хуш исле икмәк белән сыйландылар.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы шулай ук самовар көненә багышлап, 18 нче август көнне Әбде авыл китапханәсендә танып белү сәгате узды. Чара барышында укучылар өчен презентация күрсәтелде, анда балалар самоварның барлыкка килү тарихы, төрләре һәм төзелеше белән таныштылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Самоварның Тула шәһәрендә барлыкка килгәнен белделәр.

Шармыш авыл китапханәсендә "Книгу можно сохранить, если бережно хранить" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Очрашуның максаты - китапларга сакчыл карарга һәм аларның гомерен озайту буенча балаларга практик киңәшләр бирү иде. Кереш өлештә, китапханәче, китап турында, аны ничек сакларга, тышлыкны ничек төрергә икәнен аңлатты. Практик өлештә исә таушалган китапларны төзекләндереп аларга икенче тормыш бирделәр.

Һөнәр сүзен  белгечлек, эш, профессия, хезмәт дип тә әйтергә мөмкин. Профессияләр бик күп. Кайда гына эшләсәң дә үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда кызыксыну уяту, төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау уңаеннан 18 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Һөнәрләр барысы да мөһим, һөнәрләр барысы да кирәк” исемле темага сөйләшү үткәрелде. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Күп укырга, тырышырга, кыю булырга, ихтыяр көченә ия булырга кирәк.

Мәдәни мирас - һәр халыкның гасырлар буена сакланган тормышының мөһим өлеше. Татарстан Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф - гадәтләре һәм йолалары бар.

Алар үткән белән киләчәк буынны бәйләүче халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы, тарихы. Балаларны тәрбияләүдә дә алар зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан  18 нче август көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Әкиятләр иленә” сәяхәт итте. Сәяхәт барышында бик күп әкиятләргә тукталдык. Балалар үзләре дә укыган әкиятләрен искә төшерделәр. Сәяхәт бик куңелле булды, балаларга бик охшады.

Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Татар халкы гомер - гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. 17 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Авылның төп байлыгы - хезмәт сөючән кешеләре” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә “Урак 2023” не яктырткан газета – журналлардан төзелде. 

.

.

Әбде авыл китапханәсендә рус язучысы, рус музыка белеменә нигез салучыларның берсе Владимир Федорович Одоевскийның туган көненә багышлап «Пѐстрые сказки Одоевского» исемле чара үткәрелде. Чара барышында балаларга презентация күрсәтелде һәм иҗатына күзәтү ясалды. Владимир Федорович укучыларга иң беренче чиратта "Городок в табакерке" һәм "Мороз Иванович" әкиятләре авторы буларак таныш. Аның китаплары тырыш, дус, игелекле, намуслы булырга өйрәтә.

Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 90 ел тулу уңаеннан тематик кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International