Чарада катнашучыларга китапханәчеләр бөек рус шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы, тәрбияче Арина Родионовна һәм талантлы язучыларның иҗатына йогынтысы турында сөйләделәр. Балалар Александр Сергеевичның әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләрне кычкырып укыдылар, төрле иҗади уеннарда, тематик викториналарда катнаштылар, өзекләрдән һәм рәсемнәрдән әдәби әсәрләрне дөрес итеп билгеләделәр. Шулай күбесенең бөек шагыйрьнең иҗатын тирән белүләре сөендерә.
7 июнь көнне Теләченең сабантуй мәйданында Пушкин картасы буенча мәктәп укучыларына “Сүзнең тылсымлы көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә күрсәтелде. Мастер классны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) Флус Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татар АССРның Мөслим районының Мөслим авылында туган. Латыйфи татар язучылары арасында беренче булып Румын татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, хәзерге татар теленә «Чура-батыр» тарихи эпосын тәрҗемә итә. Язучының 80 еллыгына Иске Җөри авылы модель китапханәсе күргәзмә оештырды. Күргәзмә укучыларны язучының тормышы һәм аның иҗаты белән таныштыра.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирә мохиткә кеше эшчәнлеге зур тискәре йогынты ясый, шуңа күрә үсеп килүче буын белән профилактик чаралар үткәрү бик мөһим. Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучыларының актив ялын оештыру максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 3 июнь көнне балалар белән җәйге табигатькә экскурсия оештырдылар.
Балачак - иң матур чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.
6 июнь көнне, «Пушкин нон – стоп» республика акциясе кысаларында, Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Ул ике әдәби мәйданчыкта, ял паркында һәм Сабантуй майданында узды.
2 июнь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау өчен "Внимание-дети" акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Л.Т. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н., шулай ук Бадриева Н. Р җитәкчелегендәге МБГУ - Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД командасы катнашында файдалы очрашу узды.
Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан «Ак каен» мәктәп яны лагеренда «Кечкенә шырпы - зур бәла» дигән темага әңгәмә уздырылды. Чара барышында тәрбиячеләр балаларга янгынның сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары хакында аңлаттылар, әгәр кулларына шырпылар алсалар, нинди коточкыч нәтиҗәләр булачагы турында җентекләп сөйләделәр. Балалар пожар куркынычсызлыгы турында белемнәрен, янгын күзәтчелегенең телефон номерларын кабатладылар, янгын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белделәр.Чара ахырында балаларга янгынга каршы тематикага белешмәләр тапшырылды.
Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.
Бу көннәрдә авыллар гөрләп тора, чөнки Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр җыю бара. Газ хезмәткәрләре, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуе үткәрү өчен бирнә җыйдылар. Бирнә җыю бик матур узды, гармунга кушылып матур җырлар җырлап, өйдән-өйгә кереп урам әйләнделәр. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршы алып, изге теләкләрен теләп, Сабантуйга әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.