Бүген Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Ак каен» лагеренда «Балачактан коррупциясез» дигән темага әңгәмә узды. Дәрес барышында балалар коррупция турында белемнәрен ныгыттылар. Һәрвакыт намуслы булырга, коррупциягә каршы көрәшне кечкенәдән үк башларга кирәклеген аңладылар.
Олы Мишә урта мәктәбенең “Ак каен” сәламәтләндерү лагеренда балаларның юл- транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы Кыямов Л.Т. һәм профилактика буенча Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында файдалы очрашу узды. Инспектор балаларның юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен, төнлә хәрәкәт иткәндә яктылыкны кайтаручы элементлар булдырырга кирәклеген аңлатты. Юл- транспорт травматизмын булдырмау, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан уеннар уйнадылар. Очрашу балаларга бик ошады.
7 июньдә Кама Тамагы шәһәрендә "Алга" командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында өченче уенын уйнады. Безнең егетләр Буаның беренче уенын 4:2 исәбе белән, Кама Тамагы белән икенче уенын 0:0 исәбе белән җиңде. Команда составы: Мортазин Самат, Сөнгатуллин Әмир, Зәйнетдинов Самир, Мортазин Камил, Ибраһимов Илназ, Абдуллин Самир, Әхмәтвалиев Адель, Зәкиев Илмир,Шәрәфиев Азат, Имамиев Инсаф, Заһидуллин Заһид, Хәсәншин Алмаз. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.
7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр !" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак, коррупция турында күзаллау булдыру, тәртип һәм гаделлек турында өйрәтү иде. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мостәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора. Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында булды.
6 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Кунаклар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар. Шулай ук биредә мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә башкарырга мөмкин. Укучылар китапханәдә китаплар уку белән беррәттән, төрле кызыклы интеллектуаль уеннар уйнап та, ял итеп булуын да белделәр.
6 июньдә Апас шәһәрендә Теләче командасы 2012-2013 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында икенче уенын уйнады.
Бүген «Ак каен” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда “Балалар өчен газета- журналлар” дигән исемдә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларны укуга кызыксыну уяту иде. Тәрбиячеләр иң беренче чыга башлаган газета- журналлар тарихы, аларга язылу тәртибе белән ташыштырдылар. Соңыннан газета-журналлардагы кызыклы язмаларга күзәтү уздырылды.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Бу йола буыннан-буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Гадәттәгечә, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иткән. Быел да, Теләче авылларында бирнә җыюлар булып узды. Анда күңелле җырлар җырлап, биюләр биеп мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар катнашты. Бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашлар милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.
Бәйрәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбленең “Печән өсте” композициясе белән башланып китте. Бәйрәмебезне рәсми рәвештә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хәҗипов Нәкыйп улы ачып җибәрде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук авыл җирлеге җитәкчесе Хайрулла Шәйхулла улы Хәсәншин да үз теләкләрен халыкка җиткерде. Бәйрәмне гадәттәгечә, Г. Камал театрының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Үзенең матур җырлары белән җырчы-карендәшебез, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле солисты Снежана Абрамова бүлеште. Бәйрәмебез җанлы, дәртле, керәшен биюләре белэн төнгә кадәр дәвам итте.
6 июньдә, А.С. Пушкинны искә алу һәм "Пушкин нон — стоп" республика акциясе кысаларында китапханәчеләр кече һәм урта сыйныф укучылары өчен А. С. Пушкин иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырдыдар. Китапханәчеләр яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында искә төшерделәр. Катнашучылар бөек шагыйрьнең яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар, аннары балалар төрле төстәге акбурлар белән әкият геройлары: алтын балыкны, әтәчне, тиенне һәм башкаларны асфальтка төшерделәр. Чара ахырында катнашучыларга «Пушкин нон-стоп» республика акциясендә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.