ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Гыйльмиев Илмир(җитәкчесе – Гатиятов Р.Р.) терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышларында катнашты.Уеннар нәтиҗәләре буенча Илмир 4 урынны алды.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Шармыш авыл китапханәсендә «Я твой друг и ты мой друг» дип исемләнгән мәгълүматлы һәм мавыктыргыч сәгать узды. Халыкара дуслар көненә җыелган балалар табышмакларны чиштеләр, мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, сүз уенында катнаштылар, кешенең уңай сыйфатлары турында сөйләштеләр. Барлык балалар да әкиятләр һәм андагы геройларны яхшы белүләре белән сөендерде. Чарада  Борис Заходерның "Без дуслар" шигыре укылды, "Как живешь?”, «Это я, это я, это все мои друзья», «Отгадай литературного героя» кебек уеннар уйнады.

Казаклар авылы китапханәсе бакчасында “Кулчатыр астында китапханә” дип исемләнгән җәйге уку залы үзенең эшен башлап җибәрде. Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышанасы килә.

Теләче авылы стадионында 2012-2013 елларда туган егетләр арасында «С дивизионы» Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының чираттагы уеннары узды. Команда составы: Халиков Ислам, Сәгыйров Дамир, Ибраһимов Адель, Вәлиев Ильяс, Хөсәенов Адель, Хәбибрахманов Әлмир, Гөбәйдуллин Раяз, Каюмов Самир, Галимов Кәрим, Назаров Никита, Шигабиев Таһир, Садыйков Раян, Давлиев Риназ, Тимерханов Йосыф.

МБГБУ - Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Ак каен» лагеренда «Сулыклар  янында  куркынычсызлык» дигән темага профилактик әңгәмә уздырылды. Тәрбиячеләр балаларга елга  буйларында  су  коенганда  үтәлергә тиешле  куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.  Ахырдан  бу  тема  буенча викторина  үткәрелде.

12 июнь көнне «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда Россия Көненә багышланган чаралар уздырылды: 1. РФ Дәүләт Флагын күтәрү; 2. Россиянең иң әһәмиятле чорлары һәм казанышлары турында тарихи фильмнар карау; 3. “Безнең йортыбыз – Россия” (рәсем күргәзмәсе), “Минем Ватаным – Россия” (китаплар күргәзмәсе), “Россия турында без нәрсә беләбез?” ( уен-викторина).

Олы  Мишә  гомумбелем бирү  мәктәбе  каршында эшләүче  «Ак  каен” лагеренда   Россия  көненә  багышланган  чаралар  узды. Отрядларда әңгәмәләр, уен-викториналар  оештырылды. Балалар  дәүләтебезнең  символлары,  флаг  төсләренең  символик  мәгънәсе, туган  як  традицияләре  турында  белемнәрен  тирәнәйттеләр. Авыл  китапханәсендә  “Син  Россия  символларын  беләсеңме?” дигән  темага  әңгәмә  үтте. Соңыннан  балалар  Россия көненә  багышланган шаблоннарны  буядылар  һәм  рәсем  күргәзмәсе  оештырдылар. Киләчәкне  төзү  өчен  безгә  илебезнең  үткәнен, хәзергесен  белергә  кирәк!

Россия көне-хәзерге дәүләтнең туган көнен, илнең суверенитетын һәм чәчәк атуын символлаштырган бәйрәм. Ул ел саен  12 июньдә билгеләп үтелә һәм Россия Федерациясенең һәр гражданы өчен аерым әһәмияткә ия. Тантана хөрмәтенә бөтен ил буенча масштаблы бәйрәмнәр, чыгышлар, фестивальләр уза. «Акчарлак» лагеренда ял итүчеләр дә бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Фәттахова А.Г. балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, викторина үткәрде. Гатауллина Д.Г. “Рссия символларын беләсеңме?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар  күмәкләшеп бергә-бергә РФ нең флагын рәсемгә төшерделәр.

“Ак  каен” лагеренда  “Исәнме,  җәй” бәйрәме  үткәрелде.  Безгә  кунакка Кояш һәм Җәй килде. Алар балаларны дуслашырга, игелекле, бер-береңә  игътибарлы, ярдәмчел  булырга  өйрәттеләр.

Бүген  Олы  Мишә урта  мәктәбе  базасында  эшләп килүче  “Ак  каен” лагереның  унынчы  көне. Бу  көн  экологиягә  багышланды. Балалар  табигатьне  саклау  буенча кирәкле  әңгәмәләр  тыңладылар. ”Табигатьне  ничек  сакларга”  темасына  сөйләшү иң  файдалысы  булды. Балалар үзләре  дә  табигатьнең  дусты  булып, чишмә  буен  чүп-  чардан  арындырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International