ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бу яңа тәҗрибәләр, танышулар һәм яңа ачышлар чоры. Шуларны истә тотып, Шармыш авылы китапханәсендә "Книжки на прогулке" дигән исем астындагы чарада һәркем китап иленә кызыклы сәяхәт итә алды. Җәйге уку программасы кысаларында китапханәгә килүчеләр «Летом с книгой я дружу» әдәби уенында катнаштылар. Биредә викторинада катнашырга, яраткан әсәр буенча рәсем ясау һәм әдәби кроссвордлар чишү тәкъдим ителде.

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.

Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, танылган галимнәр, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы.  2023 ел - Россиядә Укытучы һәм остаз елы. Укытучы һәм остаз елының бурычы — бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру да бит әле.  Шул уңайдан 15 нче июнь көнне  китапханәдә ветеран укытучы Талип абый Аскаров белән  «Укытучы һөнәре - мәңгелек хезмәт» дигән  исем белән очрашу уздырылды.

Казаклар авыл китапханәсе укучылар өчен сәламәтлек сәгате уздырды. Мәктәп укучылары китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә юл тоттылар. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Сүз уеннары, сорау һәм җаваплар минуты үткәрелде, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чишелде.

Узган атнада районда һәм авылларда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә актив катнашты.

"Ак каен" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Күңелле стартлар" дигән спорт ярышлары узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп белән эстафеталар кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен бер зур спорт гаиләсе итеп хис иттеләр! Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм шатлык бәйрәменә әверелде.

"Ак каен" җәйге сәламәтләндерү лагеренда "Юлларда куркынычсызлык" конкурсы узды. Конкурс уен формасында үтте. Чара  барышында балалар бирелгән сорауларга җавап бирделәр, теләп уйнадылар. Көн спорт мәйданчыгында практик биремнәрне үтәү белән тәмамланды. Велосипедлар эстафетасында катнашып, балалар юл йөрү кагыйдәләрен  белүләрен  практикада   күрсәттеләр.

Шундыйларның берсе - халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Татар милли киеме” район бәйгесендә Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. ”Этнографик костюм” номинациясендә 1 урынга лаек дип табылды.

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

Бүген зурлар төркем балалары белән «Минем Ватаным — Россия!» тематик атнасы кысаларында ил символикасы, Россияне данлаган кешеләр турында әңгәмә уздырылды, мәктәпкәчә яшьтәге балалар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның уеннары һәм традицияләре белән таныштылар. Тәрбияче Минһаҗева Г.Р. «Россия буйлап сәяхәт итәбез»дигән интерактив уен-презентация оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International