ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шәдке авыл китапханәсендә балаларны Халыкара яклау көненә багышланган «Китап + мин, җәйге китапханә» акциясе башланып китте. Җәйге китапханәдә матур, эчтәлекле китаплар сайлап алырга һәм укырга, тематик китап күргәзмәләре белән танышырга, дуслар белән яраткан китап турында сөйләшергә, өстәл уеннары уйнарга, күңелле конкурсларда катнашырга, әдәби маҗаралар дөньясына чумарга, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин.

Бүген  Олы  Мишә  урта  мәктәбенең  “Ак  каен” сәламәтләндерү  лагере  үзенең   эшен  тантаналы  линейка  белән  башлап  җибәрде. Лагерьга   йөрүче  балалар  куркынычсызлык  кагыйдәләре  белән  таныштырылды, инструктаж  журналларына   кул  куелды,  лагерьда  үтәлергә  тиешле әдәп-әхлак  кагыйдәләре  аңлатылды.

Теләче мәйданчыгында пляж волейболы буенча 2006 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егет-кызлар арасында район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 11 егетләр, 10 кызлар командасы, барлыгы 45 укучы катнашты.

Җәйге каникуллар чорында күңелсезлекләр, җәрәхәтләр  булмасын  өчен 30 нчы май көнне Баландыш авыл китапханәсе «Куркынычсыз җәй» дигән уен программасын үткәрде. Уен формасында оештырылган бу чарада  җәмәгать урыннарында, юлларда, урманда, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Мондый дәресләр балаларыбызга бәхетсезлек очракларыннан сакланыр өчен   ярдәм итәр дип өметләнәсебез килә.

Авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры Ф.Т. Абдуллина белән берлектә «Гигиена иленә сәяхәт» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларның кулларын дөрес юу, тешләрен чистарту, кулъяулык куллану тәртибен формалаштыру иде. Балалар белән сәламәтлек, тышкы кыяфәт, чисталык, матурлык турында сөйләшү үтте. Алар сөйләшүдә актив катнаштылар, биремнәрне үтәделәр, «Мойдодыр» табышмакларын чиштеләр һәм кулларны ничек дөрес юарга кирәклеге турында белешмәлек төзеделәр.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы - халыкка китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль юнәлешләрнең берсе. Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде.  Аның барышында китапханәче  мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Мәдәният йорты директоры, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы кулланылган батареяларны җыю буенча экологик акциядә актив катнашты. Әлеге акция балаларны әйләнә-тирә мөхитне пычрату һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Иске Җөри авыл модель китапханәсе уникенче тапкыр «Библионочь-2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында «Бергә укыйбыз» дигән бердәм девиз астында узды. Шул уңайдан Иске Җөри модель китапханәсендә китапханәчеләр җыелды. Алар яңартылган китапханә буенча сәяхәт кылдылар. Кунакларга китапханә турында фото һәм видео материаллар, чиксез үсеш мөмкинлекләре бирә торган яңа мәгълүмати технологияләр күрсәтелде. Әмма бернинди заманча технологияләр дә кулга китап алып укуны алыштыра алмый икәнлеге турында китапханәчеләр белә һәм шуны үсеп килүче буынга аңлатырга тырыша. «Библионочь-2023» хәтердә озак сакланачак, фотолары - яхшы истәлеге булачак.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

4 июньдә Теләче авылы стадионында 2010-2011 елларда туган егетләр арасында «С дивизионы» футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының чираттагы уеннары узды. Безнең егетләр 7: 0 исәбе белән «Арча» командасын отты һәм 1:0 исәбе белән «Эверест» Биектау командасын җиңде. Голлар керттеләр: Әхмәтвәлиев Адель 4 гол, Абдуллин Самир 1 гол, Ибраһимов Илназ 1 гол, Сөнгатуллин Әмир 2 гол. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.

6 июнь -рус теле көне! Без аны рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәбез. Россиянең Пушкин көне уңаеннан, «Ак каен» мәктәп яны лагере тәрбиячеләре  мавыктыргыч чара оештырдылар. Кызыклы әңгәмә вакытында балалар шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе, күп кенә халык әкиятләрен белгән искиткеч бала караучы Арина Родионовна турында белделәр. Бу чара белемнәрне ныгыту гына түгел, ә балаларга  рус телен ничек яратуларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Алар А.С. Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен сәнгатьле  итеп  укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International