ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

 Бөтендөнья тәмәке тарту көне кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе «Курение – опасная ловушка» дип исемләнгән акция үткәрде. Урамда узып баручыларга алдан әзерләнгән тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар  таратылып әңгәмә  үткәрелде. Акция барышында тәмәке тартучыларга ким дигәндә бер көн тәмекедән тыелырга тәкъдим ителде. Әлеге көнгә китапханәдә «Когда привычка приводит к болезни» дигән күргәзмә дә ясалды. Күргәзмәдә тематик китаплар, журналлар һәм вакытлы матбугат мәкаләләре бар. Монда танылган кешеләрнең тәмәке тартуның зыяны һәм начар гадәтне ташлау юллары китерелгән.

Иске Җөри авыл модель китапханәсе базасында «Алга! Поехали» республика форумы катнашучылары – «Беренчеләр хәракәте” беренчел бүлекчәләре активистлары белән очрашу узды. Чара 27 май Россиякүләм китапханәләр көненә багышланды. Очрашуда Дәүлиева Р.М., Теләче җирлекара китапханә директоры да катнашып укучылар белән аралашты. РДДМ җирле бүлекчәсе җитәкчесе А. Р. Сабирова да катнашты. Чара башында китапханәчеләр форумда катнашучылар өчен экскурсия үткәрделәр.

Максабаш авылы китапханәсендә укучыларга милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, чигү сәнгате, халык һөнәрчелеге белән кызыксынуларын үстерү максатыннан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара уздырылды.  Чара башында китапханәче укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, элеккеге эш кораллары, көнкүреш кирәк яраклары белән таныштырды.

Арча шәһәрендә ДООЦ Теләче егетләр командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында «Күн туп» республика ярышларының зона этабында катнашып, 1 урынны яулады. Җитәкчесе Хәбиров Р. Г.

Абде авыл китапханәсендә «Оформи выставку сам» акциясе старт алды, ул китапханә фондыннан кирәкле әдәбиятны үзең сайлап алырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Укучыларга җәйге уку программасы буенча «Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар» күргәзмәсен оештырырга тәкъдим ителде. Балалар үзләре яратып укыган китапны бирегә куя алалар, шулай итеп аны башкаларга да тәкъдим итәләр. Әлеге күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты һәм үзләренә бик файдалы булды.  

Олы  Мишә  урта  мәктәбенә  мәктәп  яны  җәйге   лагерен  кабул  итү  буенча  җаваплы  җитәкчеләр  килде. Тикшерү  барышында  алар  кирәкле  җурналларны, актларны, лагерьның  тормыш  эшчәнлеген  чагылдырган  документларны  тикшерделәр. Соңыннан  лагерьның  террорчылыкка  каршы  ничек  саклануын, янгын  куркынычсызлыгы, СанПиН нормаларын  үтәү, ял  бүлмәләренең, азык-  төлек  блогының  торышын  карадылар.  Комиссия  членнары  әзерлеккә  уңай  бәя  бирделәр.

Бу  гади генә  бәйрәм  түгел. Бу  балачак  дигән  матур  илнең  беренче  баскычы  белән  саубуллашу. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте.  Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле 6  балабызны  мәктәпкә белем алырга озатабыз.    Бакчага килгәндә нәни генә балалар булса, хәзер инде алар белем алыр яшькә килеп җитте. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды.  

«Библиотөн» - илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе. Акцияне оештыручылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Мәдәният.РФ» Россия мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Россиядә быел 12 нче тапкыр Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырыла торган «Библиотөн» акциясенә Айдар авылы китапханәчесе дә кушылды.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 8 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International