Шәдке авыл китапханәсендә шагыйрь, язучы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ТР журналистлар берлеге әгъзасы Гаптуллин Нурулла Гаптулла улы белән очрашу узды. Сугыш чоры баласы Нурулла Гаптулла улы очрашуда үзенең балачагы, Ленинград фронтында һәлак булган әтисенең каберен эзләве турында сөйләде.
Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.
Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән очрашты.
Казаклар авыл китапханәсе җәйге уку залында “Китап – үз укучыларын көтә!” дип исемләнгән кәнфитлы китаплар акциясе уздырды. Ул аз укучы балаларны китапханәгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу көнне һәр бала "Безнең китапларның тәмен татып кара!» дигән рекламалы китаплар алды. Шулай ук акциядә катнашучылар рекламалы кәнфитләрне дусларына һәм танышларына да тәкъдим иттеләр.
Җәйге каникул вакытында балаларның суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Шармыш авыл китапханәчесе “Почемучки” клубына йөрүчеләр өчен «Чтобы не было беды, будь осторожен у воды» дигән исем астында мәгълүмати уен сәгате үткәрде. Биредә балалар суда, су яннарында булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде, көтелмәгән төрле ситуацияләрдән чыгу юллары турында фикер алышты. Катнашучылар «Правила поведения на водоёме летом» дигән кызыклы викторинада катнашты, үзләренә таратылган тематик белешмәлекләр белән танышты.
Балалар яңа уку елы алдыннан көч җыеп ял итәләр. Китап белән ял итү - иң файдалы ял итү төре. Уку -фантазияне үстерүнең төп ысулларының берсе. 6 июньдә Теләче районы Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре яшь укучылар белән “Табигатькә мәхәббәт белән " дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрделәр. "Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына ишек ачачак" дип исемләнгән уенда балалар юкка чыгып бара торган хайваннарны сурәтләр, аяк эзләре буенча ачыкладылар, викторинаның катлаулы сорауларына, гадәти булмаган табышмакларга җавап бирделәр.
Агымдагы елның апреленнән башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды. Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.
Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә. 4 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Без табигать балалары” дигән исем белән табигать кочагында булып кайтты. Алар табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле агачлар белән танышты. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балаларыбыз шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле булып үссен иде.
Бу яңа танышулар һәм иске дуслар, диңгезгә сәфәрләр һәм походлар, яңа илләргә сәяхәт һәм әби бакчасыннан тәмле җиләкләр... Җәен балык тотарга, җиләк җыярга, ә кичләрен - кызыклы китаплар һәм журналлар укырга була. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен табигатьтә уеннар оештырдылар. Балалар мәйданчыкта төрле уеннар уйнадылар, табышмакларны чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, таганда тирбәлделәр.
Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына -“Табигатьнең дуслары без: син дә, ул да, мин дә” дип исемләнгән библиопикникка чакырды. Чарада катнашучылар үзләренең укылган китаплары буенча фикер алыштылар, табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә матурлык буенча "Матурлык мизгелләре" дип исемләнгән мастер-класс үттте. Матурлык буенча консультант Хөснуллина Венера китапханә укучыларын заманча косметологиянең бушлай продукциясе белән сөендерде, бит һәм тән тиресен карау буенча киңәшләрен бирде. Моннан тыш, ул җиңел макияж нигезләре турында сөйләде һәм һәркемгә, аларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, косметиканы сайларга ярдәм итте.