ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Әлеге уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә  актив китап укучыларыбыз белән  “Дару үләннәрен беләсезме?” дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Тирә-юнебездә үсүче дару үсемлекләре санап чыгылды, файдасы турында әйтеп кителде. Аннан инде агулы үсемлекләр турында сүз булды. Зыяны турында әйтелде һәм кисәтелде. ”Ядовитые растения” дигән китаптан бик зур мәгълүмат алынды. Белеп файдалансаң, табигатьтә никадәр дару үләннәре бар дигән нәтиҗә ясалды.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе Гөлназ Махмутова төрле яшьтәге төркем укучылары өчен табигатькә экскурсия оештырды. Экскурсия яшь буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен В. Г. Сутеевның 120 еллыгына багышланган "Рәсемнәрдәге әкиятләр" исемле әдәби-уен программасын үткәрде. Владимир Григорьевич Сутеев - танылган совет язучысы, режиссер-аниматор, иллюстратор һәм сценарист. Аның иҗаты белән укучылар кечкенәдән таныш. Чарада катнашучылар Владимир Сутеев иҗатын искә төшергәннән соң "Өч мәче" әкиятен тыңладылар һәм автор әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәби биремнәрне үтәделәр, язучының юбилеена багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Балаларны сәламәтләндерү үзәге педагог- тренеры Рөстәм Газиз улы Хабировка күп еллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан "Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен" дигән мактаулы билге тапшырылды. Рөстәм Газизович районда спортның футбол төрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Аның укучылары республика бәйгеләрендә матур уен күрсәтә. Райондашыбызга алга да таба да уңышлар теләп калам. Сезгә һәрчак шулай укучыларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын.

1 июль көнне районыбызның бертөркем авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә Ютазы районының җаваплылыклары чикләнгән “Уңыш”, Тукай исемендәге ширкәтләрендә һәм Ансель Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, терлекчелек тармагындагы эш барышы белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Шул рәвешле алар тирә-якны өйрәнә, күргән әйбер белән кызыксына. Ә бит табигатьтә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы, агулы үсемлекләр дә бар. Шуңа күрә куркынычсызлык чаралары өстендә эшләү бик мөһим. Балаларны агулы үсемлекләр белән таныштыру максатыннан Шармыш авылы китапханәчесе "Агулы үсемлекләрдән сакланыгыз!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Биредә  китапханәче балаларны агулы үсемлекләр белән таныштырды, аларны кайда очрату мөмкинлеге турында кисәтте. Катнашучылар  алган белемнәрен "Дару үләннәре  һәм агулы үсемлекләр" уенын уйнап ныгытты.

30 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны коррупция төшенчәсе белән таныштыру уңаеннан “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага сөйләшү үткәрделәр. Укучыларга коррупция төшенчәсе, коррупциянең нәтиҗәләре  һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында аңлатылды.

30 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсе Район мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Әкият сөйлим, тыңлагыз" дип исемләнгән фольклор чара уздырды. Чарада балалар өчен әкиятләр буенча уен-викторина үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар. Ахырдан  балаларга призлар һәм татлы күчтәнәчләр бирелде.

Йорт хайваннарын һәркемнең күргәне бар. Ә менә страус, дөя, як, гуанако һ. б хайван һәм кошларны тотып карыйсыгыз килсә Теләчедән  80 чакрым ераклыкта  Биектау районы Ямаширмә авылындагы страуслар фермасында сезне бик теләп каршы алачаклар.  Бүген Иске Җөри урта мәктәбе укучыларына башлангыч сыйныф укытучылары Җиһаншина Г.Р., Бадриева Н.Р. һәм өстәмә беләм бирү педагогы Набиуллина Р.Р. җитәкчелегендә  рәхәтләнеп кошларны ашатырга, сыйпап карарга һәм алар белән фотога төшәргә  мөмкинчелек  тудырылды. Фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды.  Укучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр белән кайттылар. Ерак юлларны якын итеп, исән- сау йөртеп алып кайткан өчен укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән  Илдар абый Муллахметовка зур рәхмәт белдерәбез.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International