26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә, 30 июнь көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында яшүсмерләр белән әңгәмә-диалог үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше буенча, китапханәдә илебез халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлегенә глобаль куркыныч булып торган наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителгән күргәзмә әзерләнде. «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр - әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә. 2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 29 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Минем беренче укытучым” исемле темага балалар инша яздылар.
Хәзерге дөньяда Совет Социалистик Республикалар берлегенең күпкырлы тәҗрибәсенә кызыксыну сүнми, кешелек тарихында беренче социалистик дәүләт, аның Конституциясе илдә хакимиятнең хезмәт кешесенең мәнфәгатен кайгырта. Сәясәт, көнкүреш, сәнгать — барысы да хәзер дә зур кызыксыну уята. 28 июльдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Социализм чорына сәяхәт» тарихи квиз узды. Интеллектуаль бәйгедә тарихи вакыйгалар белән кызыксынучылар катнашты. Квиз вакытында барлык катнашучылар да активлык күрсәттеләр, күп төрле кызыклы вакыйгаларны белделәр, логик фикерләргә һәм фактларны чагыштырырга өйрәнделәр.
Бу 2010 елдан бирле федераль закон нигезендә билгеләнгән истәлекле дата партизаннарның һәм подпольщикларның тылда фидакарь көрәшләре турындагы истәлекне мәңгеләштерә, алар совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар тарафыннан 1 миллионнан артык фашист һәм аларның ярдәмчеләре, 4 меңнән артык танк һәм бронемашиналар, 1,1 мең самолет һ. б. юк ителгән. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе “Геройлар онытылмый!” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.
Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Россиядә яулыклар 16-17 гасырда барлыкка килгән. 27 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Аллы-гөлле шәл яулыгым” дип аталган тематик кичә үткәрделәр. Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, “Яулыклар турында ниләр беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирелде, кызлар төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр.
26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, 27 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урта мәктәп укучылары катнашында “Тормышта ялгышлар булмасын!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Наркотикларга каршы көрәш - дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Наркотиклар куллану халыкның сәламәтлегенә һәм җәмгыять иминлегенә зур зыян китерә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау китапханәнең төп юнәлеше булып тора. Шушы көн уңаеннан 27 июньдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Китаплар безнең дуслар, наркотиклар безнең дошман” исемле күргәзмә янында сөйләшү үткәрелде. Күргәзмәгә китапханә фондыннан китаплар, газета–журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар куелды.
Бүгенге көндә терроризмга каршы тору - бөтен дөнья җәмгыяте проблемасы, ул безнең чорның иң кискен һәм глобаль проблемаларының берсенә әверелде. Балаларны һәм яшүсмерләрне саклау һәм кисәтү максатыннан китапханәче «Современный терроризм: понятие, сущность, разновидности» дигән әңгәмә үткәрде.
2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә яшь кунаклар өчен Пушкин картасы буенча китапханәдә бөек рус шагыйре, драматургы һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, тарихчы, публицист, журналист А.С. Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби уен узды.